Яшь җырчы, Данир Сабиров төркеме артисты Ислам Кәлимуллин юлда авыр хәлдә калган. Пермьнән Казанга кайтырга, дип тимер юл станциясенә барганда, автомобиль юлын ябалар. Ислам, иптәшләре белән, шул «бөке»дә кала. Яшь җырчы бу хакта социаль челтәрендәге сторизларда сөйләгән.
«Мондый хәл безнең белән генә була ала. Сәгать 3:10, ә 4:35тә безнең поезд. Кешеләр юлда кырыгышар минут көтеп, басып торалар. Вакытында барып җитәрбезме, поездга җитешербезме, белмим. Тик мин барысы да барып чыгар, дип ышанам», – дип яздырган ул.
«Безнең станциягә 25 чакрым калган иде, тик язмыш безне ныклыкка сынарга уйлаган. 4:35тә поезд, тик юл ябык, протокол төзиләр, кәгазь эше, машиналар өелешә... Шок бездә», – дип тә өстәгән Ислам сторизларында.
Шулай да егет поездга җитешкән. «Без өлгердек, без вакытында килеп җиттек. Вакытында дип, 5 минут алдан. Поезд инде кузгала иде. Соңгы вагонга очып кердек. Аллага шөкер, барысы да барып чыкты. Без инде Казанда диярлек. Бүген Түбән Камада эшлибез. Бүген эшләмәгән булсак, алай ашкынмаган да булыр идек. Әй, ярар инде, дип калган да булыр идек. Өмет бар икән, ахырга кадәр ышанырга кирәк. Шундый дәрес, сабак алдык әле без бүген», – дип сөйләгән егет .