news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров «теща»сы турында: «17 ел бергә торабыз...»

news_top
Данир Сабиров «теща»сы турында: «17 ел бергә торабыз...»
Фото: Данир Сабировның телеграм каналыннан

Юмор остасы Данир Сабировның «теща»сы туган көнен бәйрәм итте. Шул уңайдан артист якын кешесен телеграм-каналында котлаган. Данир бер кызыклы факт та язган – алар инде 17 ел «теща»сы белән бергә гомер кичерәләр икән.

«Миләүшәмнең әнисе, минем «теща»каемның туган көне! Мәзәкләрдә «теща» явыз персонаж булып саналса да, безнең очракта алай түгел. Инде 17 ел бергә торабыз! Күп дусларымның исе китә: «Ничек «теща» белән яшәп була ул?» – диләр. «Теща»сыз яши алмаганга», – минәйтәм. Кызларымны тәрбияле иткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, Әни! Исән-сау бул, яшәү дәртең сүрелмәсен», – дигән Данир.

Сүз уңаеннан, Данир Сабиров хатынының әнисен татарларга хас булганча «әби» дип түгел, ә «әни» дип йөртә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар