news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров «Татарча КВН»ның иң кызык мизгелен күрсәтте

«Зәй әбисе» командасы иң актуаль темаларның берсе — битлек кию турында шаярта.

news_top
Данир Сабиров «Татарча КВН»ның иң кызык мизгелен күрсәтте
«Татар-информ» архивы

Данир Сабиров «Татарча КВН»нан видео куйган. Анда Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакиров, Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров һәм башкалар да бар. Сәхнәдә «Зәй әбисе» командасы чыгыш ясый.

Видео күренгәнчә, ике әби сөйләшеп утыра, шул вакытта аларның күршесе — яңа гына «төрмәдән чыккан» ахирәтләре килә. Ул төрмәдә күп еллар утырган кеше сыман кылана. Ахирәтләрен «свидания»гә килмәүдә гаепли.

Ике әби аның битлек кимәгән өчен төрмәдә бер генә көн утырып та, ничек бозылып кайтуын күреп шакката.

Бу шаяруны инстачылар ошаткан, «менә юмор шулай була ул», дип бәя биргәннәр. Видеода залдагы артистларның да рәхәтләнеп көлеп утырганы күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар