Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Тамашачым күчтәнәчләре белән дәваланам»

news_top_970_100
Данир Сабиров: «Тамашачым күчтәнәчләре белән дәваланам»
Салават Камалетдинов

Соңгы арада тагын чирләүчеләр саны артты. Артист халкы да искәрмә түгел. Әнә, бу көннәрдә Данир Сабиров, Чулпан Йосыпова, Гөлназ Асаевалар – барысы да хәлсезлектән зарлана.

«Авырып киттем бераз. Әле дә бүген ял. Тамашачым күчтәнәчләре белән дәваланам... Чирләмәгез, балакайларым», – дип язган кичә юмор остасы Данир Сабиров Телеграм каналында.

Фото: Данир Сабировның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

«Тән авырта, басып булмый, тамак, баш... Саклагыз үзегезне!» – дип зарланган җырчы Чулпан Йосыпова да социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фото: Чулпан Йосыпованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Гөлназ Асаева да быелгы гастрольләренең соңгы концертларында барлык төркемнәре белән авырый башлаулары турында сөйләгән иде строисларында.

Чирләү рәхәт түгел. Әллә ничә айлар алдан график төзеп куйган артист халкына чир бигрәк тә зур кыенлыклар китерә. Исән-сау терелергә язсын һәммәсенә дә.

Фото: Гөлназ Асаеваның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100