Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Сергей Лазарев концертына барып, урыс җырчысына «акыл өйрәтеп» кайткан

news_top_970_100
Данир Сабиров Сергей Лазарев концертына барып, урыс җырчысына «акыл өйрәтеп» кайткан
"Татар-информ" архивы

Шушы көннәрдә юмор остасы Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән Сергей Лазарев концертын тамаша кылып кайтканнар. Бактың исә, Лазарев – Данирның хатыны Миләүшәнең кумиры икән. Шуңа күрә, Сергейның иҗатын Данирга да ирексездән тыңларга, яратырга туры килә, ди.

«Сәлам, дуслар! Кичә урыс «баҗам»ның тамашасын карадык. Хатын белән танышканнан бирле шуның җырына үбештек. Миләүшә 12 яшендә үзе аңа багышлап язган шигырен укый иде миңа. Өйләнештек, балалар туды, быел гаиләбезгә 15 ел тула һәм шушы дәвердә миңа да аның җырларын тыңлап, концертларына йөрергә туры килә.

Миләүшә өчен татарда – Айдар Галимов булса, урыста Сергей Лазаревның иҗатын ярата. Мине Лазарев әлләни «эләктерми» үзе, тик эшчәнлегенә сокланам. Бик көчле, уйланылган шоу булды кичә. Әле Сергейга акыл өйрәткән дә булдым бит. «Татарстанда булып, берничә сүз татарча әйтсәң, «Хәлләр!» дип кычкырсаң хет, халык тагын да катырак кул чабар иде», – дидем. «Киләчәктә эшләрбез», – дигән булды.

Миңа татарда – Салават абый иҗаты ошаса, урыста – Максим Галкин иҗатын яратам. Ә сезгә рус сәнгатеннән кемнәр ошый? Авыр булмаса, языгыз әле, балакайларым», – дигән артист «Телеграм» каналында.

Төрле-төрле җаваплар килгән Данирга. Берничә кеше мәрхүм җырчы Юрий Шатуновны бик яратып искә алган. Полина Гагарина, Юрий Антонов, «Звери», «Руки вверх» төркемнәрен дә атаганнар. Ә Данирга Максим Галкин турында сүз куертмаска тәкъдим иткәннәр. Вазгыятькә бәйле рәвештә, сәнгать дип, сәясәткә кереп китмәскә кушканнар.

«Сезнең тормыш иптәше Лазаревка «гашыйк» булган шикелле, кемнеңдер хатыны Данир Сабировка «гашыйк»тыр инде. Кызык», – дип, комментарий калдыручы да булган.

Фотолар: Данир Сабировның «Телеграм» каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100