Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Рөстәм Нәбиевкә атап шигырь язган

news_top_970_100
Данир Сабиров Рөстәм Нәбиевкә атап шигырь язган
Данир Сабировның шәхси аккаунтыннан

Башкортстан блогеры, паралимпияче, хәрби хезмәттә фаҗига вакытында ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиевнең бүген туган көне икән. Шушы уңайдан аны дусты юмор һәм пародия остасы, җырчы Данир Сабиров үзенчәлекле итеп котлаган.

«Дустым Рөстәм!

Гаиләбез белән сине чын күңелдән тәбрик итәбез! Син безнең өчен каһарман! Алга таба да шулай яшә: бирешмә, тормышны ярат, бәхетле бул! Минән бүләк – шигъри юллар.

Һәрвакытта көләч йөзле үзең,

Кәефең шәп, әйбәт корылган.

Әйтерсең лә уң аяктан гына

Торасың син көн дә йокыңнан.

 

Тормышларың гөлләр кебек инде,

Ул кызларың, тормыш иптәшең.

Син бит үзең төшеп калган түгел

«Чекмагушский мачо» диярсең.

 

Ул кулларың аяклардан көчле,

Эльбруска менеп төштеләр.

Күпме йөрәкләрне утка салдың,

Мең кат янып, мең кат пештеләр.

 

Сокланамын сиңа, Рөстәм, дустым,

Бик аз бит ул синең ишеләр.

Көнләшепләр яши сиңа бүген

Кул-аягы булган кешеләр», –  дип үзе иҗат иткән шигырь юллары аша социаль челтәрдәге сәхифәсендә тәбрикләгән Данир Рөстәмне.

Данирга аның язылучылары да кушылганнар. Рөстәмyt алдагы тормышында да сынмаска, сыгылмаска өндәгәннәр, шундый ук көчле рухлы, батыр йөрәкле булып калуын, гаилә бәхете, тигез тормыш, озын гомерләр теләгәннәр.

«Афәрин, Данир, матур шигырь!», «Бик мәгънәле юллар», «Көчле язылган», – кебек комментарийлар белән Данирның иҗат җимешен дә мактаганнар.

Рөстәм үзе: «Данир дустым, күзләргә яшьләр китердең! Бик зур рәхмәт!» – дип язып куйган.

Без дә Данирның әлеге шигырь юлларына һәм барлык изге теләкләргә кушылабыз. Гомер бәйрәмең белән, Рөстәм!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100