Данир Сабиров бик тә матур, романтик кич оештырган. Иң кызыгы – хатынына түгел, ә «теща»сына.
Иң башта ул аны массаждан каршы алган. Кияү белән әбисе матур урыннарда култыклашып йөргәннәр. «Теща»сы яшь чакларын искә төшерсен дип, аны «Копейка» машинасына утыртып, урам әйләндергән.
Моның кадәр игътибардан «теща»сының күңеле булган, әлбәттә. Аны Данирның «Копейка»ны каян алуы да бик кызыксындыра. «Алдым инде, әни, киявең эшләп тора бит, Аллаһка шөкер», – дигән була ул аңа.
Ямь-яшел машинада җилдергән видеоларын артист сторисларына да урнаштырган. «Әнинең кызы һәм минем хатыным булмаса, без идеаль пар булыр идек», – дип тә шаярта ул.