Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Радик Юльякшинга 20 елга җитәрлек җыр бүләк иткән

Юморист бу мизгелнең видеосын куйган.

news_top_970_100
Данир Сабиров Радик Юльякшинга 20 елга җитәрлек җыр бүләк иткән
Салават Камалетдинов

Данир Сабиров Элвин Грей концертыннан видео куйган һәм «Хороший и красивый» концертында булдык дип язган.

Видеода Данир Сабиров: «Салават Зәкиевич синең белән дистанцияне сакларга кушты», - дип шаярта.

«Сиңа нәрсә бүләк итәргә дип озак уйладым. Файдалы бүләкләр бирергә яратам. Менә Рифат Зариповка үлчәү бүләк иттем. Без икебез дә Салават Зәкиевич иҗатын яратабыз. Шуңа күрә сиңа Салават Зәкиевичның җырлары тупланган китапны бүләк итәм. Сиңа җырлар да эзләп азапланасы булмый. Бу җырлар икебезгә 20 елга җитә әле», — ди юмор остасы.

Радик Юльякшин Салават Фәтхетдиновның икенче җырын башкаруын әйтә.

Инстачылар Данир Сабировның үзенчәлекле юмор хисен һәм буе кечкенә булуын билгеләп узган.

Радик шулай тазарганмы, үскәнме, Данир син бәләкәйләнгәнсеңме? — дип аптыраган инстачылар.

Сәхнәдә Данир Сабиров үзе дә: «Филипп Киркоров янында басып торган кебек хис итәм үземне», - дип әйтеп куя.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100