Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Повестка килсә, мин дә барам»

news_top_970_100
Данир Сабиров: «Повестка килсә, мин дә барам»
"Татар-информ" архивы

Данир Сабиров, социаль челтәрдәге сәхифәсендә чыга торган «Татарча сөйләшәбез» тапшыруы кысаларында,  илдәге вакыйгалар фонында җырчыларга карата негатив көчәю турында сөйләгән.

«Социаль челтәрләрдә артистларга начар сүзләр язган кешеләрне аңламыйм мин. Без бит үз эшебезне башкарабыз. Әйе, мин дә ир-ат, язган икән, повестка килә икән, мин дә барам. Без дә шундый ук кешеләр. Без дә эшебезне законлы рәвештә эшлибез, салымын түлибез. Минем төркемемдә – унике кеше. Аларны ашатырга, эш белән тәэмин итеп торырга кирәк. Башта коронавирус булып, күпме туктап тордык. Хәзер монысы килеп чыкты.

Юкка гына җырламаган икән әби-бабайлар: «Аерым кайгы кайгы түгел, илгә кайгы килмәсен», – дип. Чит илләргә качкан танышларым да бар. Миңа калса, гомеремне саклап калам дип, каядыр качып китү – проблемадан чыгу юлы түгел. Килеп терәлсә, барасың инде. Без – ир-атлар, качып калырга ярамый. Әлеге вакытта төркемемдәге егет- кызларга да әйтәм. Эшебезне ничек бара – шулай дәвам итәчәкбез. Без дә бит тик тормаган. Җәй буе репетицияләр уздырдык, костюмнар, биюләр куярга бик күп финанс чыгымнары китте. Ничек инде без хәзер генә туктап калырга тиеш».

Данирга тормыш иптәше Миләүшә дә кушылган: «Банкта эшләүчеләр дә эшкә йөриләр бит. Туктатыгыз, алайса, сез дә эшкә йөрүләрне».

Данир Сабиров: «Татарда шундый начар гадәт бар – кеше әйбәт яши икән, шуның өстенә әле артист та икән, бетте, ул начар. Югыйсә, беркемнән тартып алмыйбыз. Көчләп концертларга чакырмыйбыз. Акчаны, уйлап карасаң, һәр кеше үз хезмәте, теләге, акылы белән эшләп ала»,  – дип сөйләгән ул тапшыру башында.

Алга таба журналист Зоя Солошина ир белән хатынның төрле һөнәр атамаларын татарча ни дәрәҗәдә белүләрен тикшергән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 сентябрь 2022
    Исемсез
    Хатыны бик сексуаль куренэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100