Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров остазы Салават концертына «бик кирәкле» бүләк белән килгән

news_top_970_100
Данир Сабиров остазы Салават концертына «бик кирәкле» бүләк белән килгән
"Татар-информ" архивы

Бу көннәрдә Салават Фәтхетдиновның 35нче сезон концертлары гөрли. Остазының тамашасында юмор остасы, җырчы Данир Сабиров та булып кайткан.

«Кичә остазым Салават абый концертын карадым. Йола буенча, сәхнәгә дә чыктым. Залда бик эссе иде... Шуңа күрә Салават абыйга бүләгем дә «в тему» булды. Видеоны ахырына кадәр карагыз, нинди бүләк икәнен күрерсез», – дип язып куйган Данир «Телеграм» каналында.

Видеодан күренгәнчә, Данирны укытучысының тамашачысы бик җылы кабул иткән. Ул сәхнәдә күренүгә, алкышларга күмгәннәр. Данир болайрак итеп нотык тоткан:

– Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар. Ничә еллар инде Салават абый концертларын карап, сәхнәгә менеп, берәр нәрсә чыгарып тоттырмасам, күңелем булмый... (Салават Зәкиевич белән нидер пышылдашып алалар – авт.) Үзе дә күп тоттырды... (Халык көлә – авт.)

1000 кешелек «мунча»да утырабыз бүген. Бигрәк эссе, килешәсезме? Салават абый, сезгә икеләтә эсседер... Теге, башыннан бәләкәйрәк түбәтәй киеп йөри торган администратормы, контролермы апалар бар бит әле, алар, мунча суынганны теләмәгән төсле, берсен дә чыгармыйлар. Ну, миңа 1-2 тапкыр эләкте инде. Ник дигәндә, тәнәфес вакытында «Кольцо»га барып, бүләк алырга өлгердем. Ядкәр абыйга эш таптым мин: бушка таяк болгаганчы, лутше менә шулай болгап торсын, – дип, Данир кулындагы зур гына җилпәзәне (русча әйткәндә веерны) ачып җибәрә. Ядкәр Хәбибуллин Салаватның быелгы концертларында дирижер таягы болгап йөри икән чөнки.

– Мәңге эшсез калмыйсың икән, Ядкәр! – дип көлә Салават.

Тамашачы да дәррәү көлгән, бу видеоны карап, Данирның виртуаль дусларының да күңелләре күтәрелгән.

«Маладис, Данир! Синең бүләгеңнән соң залда салкынча җил өрә башлады», «Данир, сүз артыннан кесәгә кермисең инде. Салават Зәкиевичның да, тамашачыларның да күңеле булды», «Каян уйлап табасың, маладис та соң үзең», – дип, комментарийлар калдырганнар.

Видео: Данир Сабировның «Телеграм» каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100