Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров операция турында: «Уянсам, күз алдымда филләр оча, бакалар җырлый…»

Җырчы, юмор остасы Данир Сабиров биографиясен язуын хәзер ВКонтакте челтәрендә дәвам итә. Алдагы бүлек концертка китеп барышлый, юл уңаеннан Мамадышка кереп ясаткан операциясе турында.

news_top_970_100
Данир Сабиров операция турында: «Уянсам, күз алдымда филләр оча, бакалар җырлый…»
Салават Камалетдинов

«Авыртулар Миләүшәнең туган көнендә, табын артында утырганда башланды (2016нчы ел). Үтәр әле дип, артык игътибар да бирмәдем. Икенче көнне Актанышта концерт. Авырту басылмый. Җиңелрәк булмасмы дип, ванна кереп чыктым, киресенчә, авыртулар көчәйде генә. Әмма, бернигә карамый, чыгып киттек юлга. М7 трассасы буйлап барабыз, һәрвакыттагыча, яраткан «У самовара» кафесына тукталдык. Ашау керми, чәй эчтем. Тик ул чәй бер километр үткәннән соң кире чыкты. Шунда җырчы кызыбыз: «Синең аппендицит бугай», — диде. Миләүшә кайтыйк ди, янәсе мин концерт куя алмыйм.

Мамадыш районы башлыгы малае белән таныш мин, аңа шалтыраттым.

«Хәлем начар. Әлеге вакытта Мамадышны узып барабыз, табибка күренеп алырга иде», — дим.

Ул: «Булат Мөдәрисовичка керергә кирәк сиңа. Тик ул әле ялда, чакыртып булса да алырбыз, кил», — диде. М7 трассасыннан борылдык Мамадышка. Имеш, юл уңаеннан гына кереп чыгабыз да, алга таба китәбез Актанышка.

Кердек. Әле бит, үземчә, хәзер керәм дә, мине танып алалар да, барысы да ярәм итәргә тотыныр дип уйлыйм… Кергән идем, ә анда мине эт тә белми 

Табиб килгәнче, бер ханым анализлар бирергә кирәк икәнен әйтте. Хастаханәдә ремонт бара… Шул сәбәпле ул тикшеренүләрнең берсен бер корпуста, икенчесен әллә ничәнче катта үтәргә туры килде. Ә бер адым атларга да хәлем юк…

Булат Мөдәрисович мине кабул итте дә, сукыр эчәге бу синең дип нәтиҗә чыгарды. «Анализы получим и на стол!», — ди. Мин инде, башкалада медицина яхшырактыр дип уйлап: «Бәлки Казанга барырмын?» — дим. «Юлда шартлавын теләсәң, рәхим ит», — ди бу. Тәәәәк… Алай булуын бер дә теләмим. Аха, аннан язарлар барлык газета-журналларда: «Данир Сабировның сукыр эчәге шартлап үлгән», — дип. Тәүбә-тәүбә. Уйларга вакыт та юк. Ризалаштым.

Мине операциягә әзерлиләр. Килеп керде палатага шәфкать туташы апа. Бер кулында моның «Спутник» кырыну станогы, ә икенчесендә — кер сабыны белән помазок. «Тааак, сейчас подготовимся к операции…» — ди. Куркуымнан кайда качарга белмәдем, ул станогы гына ни тора?! Мин бит гастрольгә дип өйдән чыгып киткән, үзем белән бар жайланмалар да бар. «Апа, җаным, я сам все сделаю», — дим. Тарткалаша, тәки үзенекен сөйли. «Давай, снимай штаны, все нормально будет. Нам надо чтоб идеально чисто было, ты так не сможешь», — ди. Уф. «Не переживайте, все чисто будет, если что-то останется, то жена уберет. А по сути, там и так чисто». Нәтиҗәдә, чыгып китте бу. Үзем кирәк җирләрне җайлап кырдым шунда.

Миңа наркоз ясадылар да, сүндем. Уянсам, күз алдымда филләр оча, бакалар җырлый, күгәрченнәр хат ташый…

Өнемә кайтып бетмәдем әле. Фәнни басмаларда укыганым бар, кеше өнсез чагында дөресен сөйли, барлык хыялларын, максатларын әйтә икән. Видеоны карасагыз, анда аңлашыла: «Матурым, мин сине яратам», «Кеше буласы килә», «Балалар исән-сау булсын»…

Хастаханәдә ремонт барганын әйткән идем бит. Палатада шартлар ис китәрлек түгел. Минем хәлемне белергә дип Казаннан дусларым Булат белән Марат килделәр. Алар: «Син мондый шартларда ятарга тиеш түгел», — диделәр. Югыйсә, мин тулай торакта үскән кеше, нәрсәгә дә риза. Гастрольләр вакытында да кайда гына яшәргә туры килми. Нәтиҗәдә, күрәсең, дусларым кемгәдер шалтыратып хәл иткәннәр дә, мине бөтенләй башка бүлеккә, ремонт инде ясалып беткән корпуска — Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен булган аерым палатага күчерделәр. Башлык малае да шалтыратты: «Әти синең яныңа килеп хәлеңне белмәкче», — ди. Яхшы палатага күчерү белән, Анатолий Петрович килде яныма. Без ул вакытта якыннан таныш түгел идек. Әле коридорда халык пыш-пыш килә: янәсе, оятым да юк, кем мин шулкадәр ветераннар палатасында ятарга…

Мамадыш районына, операция ясаган табибыма, янымда булган шәфкать туташларына, Анатолий Петровичка рәхмәтем зур. Мамадышны икенче туган ягым да дип йөртәм. Анда исән калдым бит! Сукыр эчәгем анда җирләнгән.

Шул хәлдән соң мин бер әйберне аңладым: халык ни генә әйтсә дә, һәрвакыт көчле булырга кирәк! Бүген сине яраталар, ә иртәгә, үз өстеңдә эшләмәсәң, син беркем дә булмаска мөмкинсең. Актанышлыларның күбесе шунда билетларны кире бирде. Югыйсә без концертны ярты айга күчергән генә идек. Кассир апа әйтте, янәсе, әллә нинди имеш-мимешләр йөргән. Мине запойда дип уйлаучылар да булган. Ә, аннары, операциядән соң әле тиз генә төзәлми яралар, мин бии алмаячакмын, ә биюсез концерт аларга кирәк түгел. Һәм мин халык белән килешәм дә. Сукыр эчәгеме синең анда, печкәннәрме, геморроймы — халыкны борчырга тиеш түгел. Үз юлыңны сайлагансың икән — үзең ярып барырга тиешсең», — дип яза артист.

Данирның биографиясен китап укыган кебек укып, һәр бүлеген көтеп алучы виртуаль дуслары язма астында комментарийлар калдырган.

«Сез нишләп Мамадышка концерт белән килмисез дисәм, сукыр эчегене шунда җирләгәнгә икән», «Елый-елый укыдым, елый-елый карадым», «Ә минем сукыр эчәге шартлап, 5 операция ясадылар 8 яшемдә. Киләчәктә бала таба алмаячаксың диделәр. Балалар йортынннан ике малай алып үстердек, Аллаһка мең шөкер», " Еладым да көлдем дә. теге ыштанны салырга кушкан апаң эчне катырды, уф, үләм», — дип яза алар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100