Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә хатыны белән түшәктә төшкән видео куеп, язылучыларының кәефен күтәргән. Алар артистка яхшы кәеф бүләк иткәне өчен рәхмәт укыган.
Бактың исә, пародия остасының бу видео белән «ник малай алып кайтмыйсыз» дип сораучыларга җавап бирүе икән.
«Миләүшә, сезнең күзләрегезне күрер өчен бу видеоны 100500 тапкыр карарга әзер», «5.20 сәгатьтә өлгермисез, 5.30 сәгать булачак», – дип шаярткан язылучылар.
«Кеше тормышына «кайчан табарга, кемне табарга» кебек сораулар белән тыкшынучыларны беркайчан да аңламам» дигән комментарий да бар.