Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров ничек итеп Салават төркеменә укырга керүе турында сөйләде

Пародист инстаграмдә үз сәхифәсендә биографиясен язуын дәвам итә.

news_top_970_100
Данир Сабиров ничек итеп Салават төркеменә укырга керүе турында сөйләде
«Татар-информ» архивы

Пародияләр остасы Данир Сабиров инстаграмдә үз сәхифәсендә биографиясен язуын дәвам итә. Инстачылар һәр бүлеген көтеп ала һәм «аз язасың», «көтәбез бит», «иң кызык җирендә өздең», — дип ачуланып та алалар.

Данир чираттагы бүлегендә ничек итеп Салават төркеменә укырга керүе турында язган.

«Салават төркемендә бер генә буш урын, ә анда укырга күчәргә теләүчеләрнең саны — өч. Бер егет курчак театры бүлегеннән, икенчесе театральныйдан, өченчесе мин - хореография бүлегеннән. Комиссия җыелган. Керү белән сораулар яудыралар.

Беренче малай керде дә, Салават абый сорый:

— Кайдан кердең?

— Курчак театры факультетыннан.

— Курчаклар туйдырдымыни? Ярар, нәрсә эшли беләсең?

— Җырлый беләм.

Җырлап күрсәтте.

Икенче малай керде.

— Кайдан кердең?

— Театральныйдан.

— Нәрсә эшли беләсең?

— Монолог сөйлим.

Сөйләде монологын.

Мин кердем.

— Кайдан кердең?

— Бәй, абый, күрмәдегезмени? Ишектән!

— Нәрсә эшли беләсең?

— Нәрсә кирәк — шуны эшлим.

Салават абый акырып көлеп җибәрде һәм шулчак телефоны шалтырады да комиссиягә: «Бу малайда акыл юк, әмма юмор бар. Кәефне күтәрде. Ярар, алабыз!» — диде дә, телефоннан сөйләшергә дип чыгып китте.

Ура! Мин Салаватта укыйм! Ике җөмлә әйткән өчен укырга алдылар», — дип язган юморист.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100