news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Минзәлә якларында чын ирләрчә ял иткән

news_top
Данир Сабиров Минзәлә якларында чын ирләрчә ял иткән
Фото: Данир Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Юмор остасы, буранлы көндә 300 чакрым узып, Минзәләгә барган. Ул үзеннән күпкә олырак дуслары Камил һәм Ринат абый белән очрашкан. Алар инде 10 ел дус икән.

Данир Сабиров беренче тапкыр дуслары белән балыкка барган, боз тишкән һәм балык тоткан. Боз тишәргә, балыкны кармактан ничек алырга икәнлеген артист интернеттан өйрәнгән булган.

Мондый һава торышында балык тотарга да өметләнмәгән Данир Сабировның кармагы тик тормаган. Күпчелеге чуртан эләккән.

Артист әле кар чанасында (снегоход) да беренче тапкыр йөрүен язган. Дуслар балыктан кайткач, балыкны чистартып, турап, күп итеп суган салып пешергәннәр.

«Кичә балыкны ирләрчә кыздырдык. Бүген Миләүшә апа матурлап, уылдыкларын аерым, балыгын аерым кыздырган, өстәлгә матурлап куйган. Миләүшә апа, рәхмәт!» – ди артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар