Данир Сабиров белән хатыны Миләүшә халат киеп, себерке тотып фотога төшкәннәр. Халатлары да гади түгел! Данирның халатына “Мунча эшләре министры”, ә хатынының халатына “Мунча эшләре министры урынбасары” дигән язу чигелгән.
Пародияләр остасы “Хатын чабам дигәндә каршы килергә ярамый. Кем кайда, без - мунчага!”- дип тә язып куйган.
Инстачылар дәррәү кубып “Җиңел пар белән”, - дип язганнар.
“Иииииии!!! Данир, әллә ниләр уйлап табасыз да, безнең күңелләрне күтәрәсез. Җиңел пар белән!!! Мунчадан рәхәтләнеп чабынып, чабындырып кайтыгыз бер-берегезне!”, “Битләр кызарганчы чаптыгызмы бер-берегезне”, “Шундый биюдән соң мунчага бармасаң гөнаһ” дип комментарийлар калдыручылар да бар.
“Әй себеркесе дә кибетнеке, үзе җыймаган”, - дип тә язып калдырган берсе.