Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашкан

news_top_970_100
Данир Сабиров махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашкан

Данир Сабиров төркеме белән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан егетләренә ярдәм әзерләүдә катнашкан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә видео куйган.

Видеода күренгәнчә, Данир Сабировның төркемендәге егет-кызлар носилка ясый, яраларны бәйләү өчен бинтны тыгызлап төреп пакетка тутыра, утыру өчен җайланма, шина да әзерли. Биредә аптечка өчен сумка да тегәләр, берсе 300 сумга чыга. Тегә белүчеләр фондка килеп, бу эштә ярдәм итә ала.

«Узган ялларда без төркем белән «Золотые руки ангела. Татарстан» хәйрия фондында булдык. Кулдан килгәнчә, бергәләп, кайнар ноктадагы якташ егетләребезгә ярдәм иттек. Матди ярдәмнән тыш, әлеге фонд физик ярдәмгә дә мохтаҗ. Без, бергәләп, егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуына ярдәм итә алабыз.

Кемдер, бәлки, акчалата, кемдер физик ярдәм күрсәтә алыр… Бердәмлектә көч! Мин бу фондның җитәкчеләрен беләм һәм безнең ярдәм нәкъ менә Татарстан егетләренә барып җитәчәгенә ышанам», – дип язган артист.

Данир Сабиров вакыты һәм теләге булган кешеләрне, фондка килеп, хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашырга чакыра.

Тамашачылар җырчының изге гамәленә соклануларын белдергән һәм фонд белән таныштырган өчен рәхмәт сүзләре дә язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100