Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров матур әниләрне аулак өйгә чакырган

Юмор остасы дүрт бала белән төшкән фото куйган.

news_top_970_100
Данир Сабиров матур әниләрне аулак өйгә чакырган
«Татар-информ» архивы

Юморист Данир Сабиров үз сәхифәсендә дүрт бала белән ялгыз калуы турында хәбәр итә.

«Бүген мин герой ата. Балаларның әнисе Төркиягә очты, балаларның анасының әнисе дә аның белән китте. Минем әни эштә. Азнакайда миңа ярдәм итәргә теләүче матур әниләр булса, рәхим итегез! Вакытны бушка уздырмыйк», — дип язган ул.

Артистның виртуаль дуслары кайгырыша да башлаган. Кемдер Данир янына өелешеп хатын-кызлар килеп керер, икенчеләре бу сүзләрне хатыны укыгач самолетны кире борыр дип борчылган.

«Өелеп килеп керсәләр, нәрсә эшләрсең, Данир? Үтерәләр бит», - дип кайгыручыга: «Һәр нәрсәнең бар җае, арбаның да бар мае дигән кебек, җайланыр әле шунда», - дип җавап язган юморист.

«Миләүшә Төркия дип үлә инде. Шунда күченеп китегез инде», - дип язган инстачыга Данир: «Менә шуны сөйләшергә дип китте бит инде», - дигән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100