news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Маратка: «Йөрмә балалы хатыннар интектереп, аның тормышы болай да авыр»

news_top

Марат Яруллинның Казанда узган концертына дусты, юмор остасы Данир Сабиров килгән. Данир дустын, үз стилендә – импровизация һәм стандарт булмаган бүләк белән котлаган. Бу көннәрдә бөтен социаль челтәрләрне шаулаткан ситуациягә дә кагылып үткән.

«Марат, концертың искитмәле, булдырасың! Моңың да артып киткән кебек, мелизмнар да ясыйсың, мәгънәле җырлар да арткан, исеректән киткәнсең. Карап торам, тамашачың арасында нәниләр генә түгел, әниләр дә бар. Олыгайган тамашачың. Элек «Соңгы кыңгырау» сыман иде, хәзер ата-аналар җыелышына охшап бара.

Теләкләргә килгәндә, иҗатың гөрләсен. Һәм шушы тамашачыларың арасыннан булса да үзеңнең күңелеңә хуш килгән кыз табып, өйлән. Йөрмә балалы хатыннар интектереп, йөрәкләрен яралап. Аның тормышы болай да авыр, өстәвенә син монда башын бутыйсың, - дигән ул Яруллинны шактый оялтып.

Данир Маратка Фәнис Яруллин иҗат иткән шигырьне дә бүләк иткән.

Пычак әйбәт, үткен була

Кайрап торганда гына.

Сандугачлар матур була,

Сайрап торганда гына.

Акласын ул үз исемен,

Сайрар сандугач булгач.

Беркемгә дә кирәк түгел,

Сайрамаган сандугач.

Күчтәнәчкә – куе сары төстәге кроксы. «Шушы кроксылар сине бер әйбәт кызга алып килер, дип ышанып торам. Ә болай, юләр чакта өйләнеп калырга кирәк. Әнә мин юләр чакта алып калдым Миләүшәне, һаман шуның белән интегеп йөрим», – дип тәмамлый чыгышын Данир.

Дөрес, әлеге видеоны үзенең сәхифәсенә куйганнан соң, Данирга бик күп хейтерлар ябырылган. Алар Данир белән Маратны «иш янына куш» дип атый, балалы хатыннардан көлүдә, уйланмаган сүзләр сөйләүдә, Ильмира Нәгыймова исеме белән хайп тотуда гаепли.

Ильмира Нәгыймова да әлеге сүзләрне күңеленә якын алган булса кирәк. Ул үзенең сәхифәсенә: «Мин шокта. Менә ир-ат. Мин кара юморны аңлыйм, ләкин һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш», – дип язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар