Юмор остасы, татар эстрадасы артисты Данир Сабировны мунчага эшләргә чакырганнар. Мальдивтан кайту белән, ул мунчага эшләргә киткән. Ул бу хакта социаль челтәрендәге аккаутнында сөйләде.
Данир Сабиров, Мальдив пляжыннан Түбән Кама мунчасына кайту өчен, 4 самолет алыштырган. Сабировлар гаиләсе башта ял иткән Налагурайдудан Малега, аннары Дохага, аннары Мәскәүгә очканнар. Мәскәүдән кызлары һәм хатыны Казанга очса, Данир туры Түбән Камага мунчага киткән.
Кайтып җитү шатлыгыннан ул шигъри юллар белән сториз да төшергән.
«Күпме дөнья күрдем, юллар йөрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач кына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады».
3 сәгать йоклаган килеш аннары эшләргә киткән. Бу юлы Данир Сабировны һәм аның командасын Түбән Камадагы мунчага – су коену комплексына чакырганнар.
«Беренче тапкыр мине һәм минем команданы мунчага чакырдылар. Монда кая карама мунча. Хәтта безгә чишенергә дә мунча бирделәр. Мунча пати була бүген», – дигән Данир Сабиров.
Ул кунаклар белән аралашып, уеннар да оештырган. Җырчы плавки гына кигән ярымшәрә ир-атны үзе янына чакырып менгергәч: «Рәхмәт, әле ярый трусик булса да кигәнсең», – дип көлдерә.
Артур исемле ир-ат Айдар Галимовка пародия дә күрсәтә, Данир Сабиров аңа кушыла. «Зур рәхмәт, мин сезнең «поклонник», – ди ул Данирга. «Шундый актив тамашачылар булганда безгә икеләтә рәхәт», – дип җавап бирә Данир Сабиров. «Рәхәт шундый актив тамашачы булганда», – дип язган артист сторизында да.