Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров махсус операциядә катнашучы солдатлар өчен кирәк-ярак алуда волонтерларга ярдәм күрсәтүен Телеграм каналында язган:
– Үзебезнең татар егете Илнар. Кайнар нокталарны узган, әлеге вакытта Украинада барган хәрби операциядә катнаша. Илнар үзе Казанда туып-үскән. Әнисе – Мамадыштан, әтисе – Кайбычтан. Әмма гуманитар ярдәм оештыру максатыннан Казанга әйләнеп кайтканына ике атна гына. Шушы арада да «кырда» эшләүне сагынырга өлгергән. Кыр дигәне, әлбәттә, сугыш кыры. «Солдатларның җәрәхәтен тегәсем, беренче ярдәм күрсәтәсем килә», – ди санитар.
Илебез өчен, безнең тынычлык өчен янып яши торган егет! Беләсезме, ул үз теләге белән, бернинди контрактларсыз анда катнаша. Аннан тыш, хәйрия эшләрен дә җитәкли, кайнар нокталарда булган егетләребезгә бар кирәк-яракны җыя. «Җыя» дип әйтү дөрес тә түгелдер: эзли, таба, булдыра, кирәген волонтерлар белән тегә...
Бүгенге көнгә күпме булдыра алдым, шуның кадәр ярдәмемне күрсәттем. Мактанмыйм, минем моны язасым да килми, дөресрәге, әмма сез таләп итәсез. Киләчәктә дә ярдәм итәчәкмен. Әле төркем белән барып, физик ярдәм дә күрсәтербез, дип торабыз. Волонтерларга безнең көч артык булмас.
Дуслар, тамчыдан күл җыела, диләр бит. Әйдәгез, егетләргә бераз ярдәм кулы сузыйк. 100, 50 сум… Күпме жәл түгел. Ул акчага алар кирәкле медикаментларны сатып алырлар, киемнәр тегәрләр. Барып күреп кайттым, мин ышанам: ярдәмебез безнең тынычлык өчен көрәшкән егетләребезгә 100 процент барып җитәчәк! – дип язган Телеграм каналында Данир Сабиров.
«Алланың рәхмәте яусын! Мәрхәмәтле Раббыбыз Аллаһ күрсәтеп һәм яшерен эшләнгән изгелекләребезне кабул итсен! Аллаһының ризалыгы өчен булсын! Данир, сиңа аеруча рәхмәт, тырышып йөрегәнең өчен! Аллаһ саулыгыңны бирсен», «Алланың рәхмәте белән кайтсын үзеңә изгелекләре», «Исән-имин әйләнеп кайтсын, йа Раббым бер Аллам», – дип язган халык.