Хәтерләсәгез, бер вакыт Сабировлар гаиләсендә маймыл барлыкка килгән иде, социаль челтәрләрдә фотолар да таралды. Аннан ул маймыл күренмәде. Язылучысы Данир Сабировтан ул маймыл турында сораган һәм артист серне ачарга булган.
«Маймыл безнеке түгел иде. Кече кызыбызга эт алгач, «теща»: «Безгә маймыл гына җитми инде», – дип ачулангач, без арендага маймыл таптык. Янәсе, өйгә алдык дип, «тешаны» куркыттык һәм социаль челтәрләргә фото-видеолар урнаштырдык.
Көтмәгәндә, бу маймыл зур резонанс алды. Халык нәрсә генә язмады… «Баюлары җиткән, нәрсә кыланырга белмиләр», – дип тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Без бары тик шаярткан идек», – дип аңлатма бирә артист.
