Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров мәктәптә укытучылардан ишеткән иң кызык сүзләрне язган: "Чәйнәп каптырганны да йоталмыйсыз бит сез"

Танылган юмор остасы Данир Сабиров Инстаграм битендә мәктәп елларын искә алып, укытучылар еш әйткән фразаларны язган.

news_top_970_100
Данир Сабиров мәктәптә укытучылардан ишеткән иң кызык сүзләрне язган: "Чәйнәп каптырганны да йоталмыйсыз бит сез"
"Башыңны онытмадыңмы?", "Берәр кызык әйбер әйтем мени?", "Әйдә, безгә дә сөйлә, бергәләп көләрбез", "Икеле куймыйм, нокта гына куеп торам", "Кул күтәрмисез икән, журналны ачабыз да, список буенча китәбез".

Бу - афоризмнарның кечкенә өлеше генә. Сезнең укытучыларыгыз нәрсә әйтә иде? Языгыз, бергәләп көлик", - дигән Данир Сабиров.

"Сөйләп бетергәч "әйеме, такта" ди иде бер укытучы, без тынламагач. Әле ул стена белән дә сөйләшә иде", "Күзле бүкәннәр", "бетле", "онга баткан тараканнар", "Химия укутыучысына дөрес җавап әйтсәң, кулын кукрәгенә куеп әйтә иде: "Йөрәгемә ялан тәпәй баскан кебек шул тиклем рәхәәт", "Күз күрми, колак ишетми, ә тел дилбегә буе", "ә хәзер исемлекнең азагыннан башлыйбыз", "чәйнәп каптырганны да йоталмыйсыз бит сез", "базда үстең мәллә?" - дип язган халык.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

«А голову ты не забыл?» «Что смешного я сказала? Скажи всем нам, вместе посмеёмся». «Пока двойку не ставлю, только точку». «Раз никто не хочет отвечать, открываю журнал и идем по списку». Это лишь малая часть афоризмов. А что говорили ваши учителя? Пишите, вместе посмеёмся . «Башыңны онытмадыңмы?» «Берәр кызык әйбер әйтем мени? Әйдә, безгә дә сөйлә, бергәләп көлербез». «Икеле куймыйм, нокта гына куеп торам». «Кул күтәрмисез икән, журналны ачабыз да, список буенча китәбез». Бу - афоризмнарның кечкенә өлеше генә. Сезнең укытучыларыгыз нәрсә әйтз иде? Языгыз, бергәләп көлик  #данирсабиров

Публикация от Данир Сабиров (@danir_sabirov87)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100