news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров янгыннан каза күргән күршесенә йорт салу эшләрен башлап җибәргән

news_top
Данир Сабиров янгыннан каза күргән күршесенә йорт салу эшләрен башлап җибәргән
Фото: Данир Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Юмор остасы Данир Сабиров янгын аркасында өйсез калган күршесе Ирек абыйга ярдәм итәргә алынды. Артист үзе дә, тормыш иптәше Миләүшә дә социаль челтәрләрдә халыктан ярдәм сорады. Бу постларны башка артистлар да күчереп куйды. Нәтиҗәдә 2 миллион сумга якын акча җыелды.

Йорт урынын чистарту һәм документлар эше тәмамлангач, Данир Сабиров күршесе Ирек абыйга йорт салуны башлап җибәргән. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә эш башланганын күрсәтеп видео куйган.

Видеода күренгәнчә, йорт салу урынына техника килгән.

«Ходайга тапшырып, изге айда күршем Ирек абый йорты тезелешенә әзерлек эшләрен башлап җибәрдек», – дип хәбәр итә артист.

Данир Сабировның язылучылары изгелек юлында йөрүен хуплап тора:

«Молодец, Данир. Исән-сау башкарып чыгарга язсын. Изге эш изге айда башланган, яхшы булыр барысы да»;

«Хәерле сәгатьтә, изге эш башкарасыз»;

«Башланган эш – беткән эш. Аллаһ ярдәменнән ташламасын!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар