news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров күрше кызын кияүгә биргәнгә шатлыгыннан бертуктамый биегән егетне күрсәтте

news_top
Данир Сабиров күрше кызын кияүгә биргәнгә шатлыгыннан бертуктамый биегән егетне күрсәтте
Фото: Владимир Васильев

Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсенә бер туйдан видео куйган. Ул анда «Исерек мин» җырын башкара. шул җырга кунаклар рәхәтләнеп бии, бер егет аеруча да өздерә инде, бар күзәнәге бии сыман тоела.

«Күрше кызын кияүгә биргәнгә моның кадәр сөенгән кешене беренче күрәм», – дип язган артист бу егет турында.

Юмор остасының сәхифәсен карап баручылар биюче егетне төркеменә алырга киңәш иткән.

«Караган саен карыйсы килә», «Шәп чыккан», «Танцор диско булган» кебек күпсанлы комментарий язучылар үзләренең дә бу күңелле туйда булу теләге булуын яшермәгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар