Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Котлаулар кабул итәм»

news_top_970_100
Данир Сабиров: «Котлаулар кабул итәм»
"Татар-информ" архивы

Данир Сабировның хатыны Миләүшә белән ике кыз тәрбияләүләрен беләбез. Ләкин халык Сабировларның нәсел дәвамчысы алып кайтуларын зарыгып көтә. Артист үзе дә бу турыда яхшы белә һәм халыкны әлеге темага бик кызык итеп шаяртырга булган. Данир УЗИ үткән видеосын телеграм каналына урнаштырган һәм: «Котлаулар кабул итәм», – дип язып куйган. 

Артистның язылучыларының күзе УЗИ аппаратына һәм шул котлаулар турындагы җөмләгә генә төшкән. Видеоны караган булсалар, кушеткада җырчының хатыны түгел, ә Данирның үзе ятуын, табибның исә бәбинең ничә атналык булуын түгел, ә артистның калкансыман бизе диаметрлары турында сөйләгәненә игътибар иткән булырлар иде. 

Данир видеоның башын гына караучыларны да шактый бутаган: «Күпме көттем мин бу мизгелне», – дип интриганы арттыра төшкән.  

«Данир, молодец, дәвамчы кирәк иде. Котлыйбыз, тик ятмыйсың»;

«Болай булгач, малай көтәбез инде. Тизрәк, сау-сәламәт булып тусын»;

«Бик яхшы хәбәр»;

«Игезәкләрме әллә монда?» – дип бәбине көтәргә керешкәннәр телеграм-каналны карап баручылар. 

«Авырлы булсалар, алай тиз белдертмәсләр иде», – дип шикләнеп куйган артистның бер виртуаль дусты.

Данирның шаяртуын аңлаучылар: «Үтерәсең син, Данир. Каян башыңа килә шундый уйлар», «Ышана яздым бит», «Синең өчен сөенеп куйган идем, булмады», – дип көлешкәннәр. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100