news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: "Концертларда милли түбәтәйләр бирегез"

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров тамашачыларына шундый үтенеч белән чыкты.

news_top
Данир Сабиров: "Концертларда милли түбәтәйләр бирегез"
Данир Лаеш районының Олы Кабан авылындагы “Һава” мәчетенең имам-хатыйбы Рәшит Вильдановта кунакта булган. "Теләкләр теләргә, дога кылырга мәчеткә килдем. Һәр кешенең үз мавыгуы бар. Якташым Рәшит абый түбәтәйләр "коллекционировать" итә", - ди Данир. Рәшит хәзрәт кавказ, үзбәк, казах, калмык, төрек һәм башка халыкларның милли баш киемнәрен күрсәтә.

"Концертларда миңа эксклюзив, төрле милләт түбәтәйләрен бирсәгез, мин аны "Һава" мәчетенә тапшырырмын", - ди юморист.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар