Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров концертка билет биргән өчен машина бүләк иткән абзый турында сөйләде

Юмор остасы биографиясенең чираттагы бүлеген тәкъдим итте.

news_top_970_100
Данир Сабиров концертка билет биргән өчен машина бүләк иткән абзый турында сөйләде
«Татар-информ» архивы

Данир Сабиров үзенең маҗаралы биографиясен язуын дәвам итә. Юлында кешеләрнең начары да, яхшысы да очраган. Хәтта инстачылар акчалы, ярдәмчел кешеләр очравына көнләшеп тә комментарий калдырган.

Биографиясенең чираттагы бүлегендә ул авылдашы Миргазиян абзый турында язган.

«Азнакайда, якташларым арасында Миргазиян абый кадәр якын иткән кешем юк. Туган якта концертлар булганда билетлар калса, барысын да сатып ала иде дә, аларны эшчеләренә таратып бирә. Аның үзенә яхшы урыннарны калдырам. Юк, ул аларга да кемнедер утыртып куя да, аннары ятим бала кебек, урындык сорап, читтә кайдадыр утырып тамаша карый иде.

«Җомга киче»ндә алып баручы булганда шалтырата абзый. «Татарстан — Яңа гасыр» концертын карыйсы килә моның, тик сатуда бер билет та калмаган. «Сөйләшеп кара әле, тапсыннар миңа билет. Урын бирсәләр мин аларга «семерка» машинасы бүләк итәм», — ди. Таптылар аңа урын. Һәм ул, Салават абый Фәтхетдинов җырлаганнан соң, сәхнәгә чыгып, ТНВга машина бүләк итте. 1 билет өчен бит. Шундый «без тормозов» иде», — дип язган ул.

Инстачылар арасында Миргазиян абыйны белүчеләр дә бар. Алар мәрхүмне яхшы яктан гына искә алган, шулай ук Данирдан биографиянең чираттагы бүлеген озак көттермичә язуын телиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100