Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров концертында булган хәл турында: «Паника... Эпилепсия, дип уйладым...»

news_top_970_100
Данир Сабиров концертында булган хәл турында: «Паника... Эпилепсия,  дип уйладым...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы, юмор остасы Данир Сабировның Түбән Камадагы концерты вакытында көтелмәгән хәл килеп чыккан. Бу турыда артист социаль челтәрдәге аккаунтында язган.

«Түбән Кама! Матур очрашу булды! Зур рәхмәт!

Концертларым маҗараларсыз үтми инде. Кичә тамаша вакытында: «Врача! Врача!» – дип кычкыра башламасыннармы?! Бер апаның хәле начарайды. 2-3 минут паника булды. Башта «эпилепсия микән» дип уйладым... Баксаң, кан басымы төшкән икән.

Бүген хәле ничек икән? Үзе яисә якыннары укыйдыр бу постны, языгыз әле, зинһар, борчылам», – дигән Данир сәхифәсендә.

Кызганыч, теге апаның хәле турында әйтеп, хәбәр бирүче булмаган. Бары тик концертны мактап, «шәп булды», «рәхәтләнеп көлдек» ише комментарийлар гына калдырганнар Данирның виртуаль дуслары.

Фото: Данир Сабировның Телеграм каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100