news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров, концерттан соң, бер тамашачысын авылына кадәр илтеп куйган

news_top

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров үзенең сторисларында Башкортстандагы концертыннан соң булган кызыклы вакыйга турында сөйләде.

Данир сөйләвенчә, Стәрлебаштагы концертында бер ханым аңа чәчәкләр бүләк иткән. Ә концерттан соң чыгу юлында Данир янына килеп, үзен һәм улын авылына кадәр кайтарып куюын үтенгән. Бу ханымның Данирның иҗатын яратуы шулкадәр көчле булган ки, ул концертка «попутка» тотып килгән. Кире кайту юлында да берәр мәрхәмәтлесе туктап утыртыр дип өметләгән.

«Башта ул мине хәтта танымады да бугай, тамашачыларның берсе дип кабул итте. Кем икәнемне аңлагач, бик гаҗәпләнде һәм сөенде! Баксаң, аларның авылы нәкъ Стәрлетамакка таба бара торган юл өстендә икән. Мин аларны бик теләп өйләренә кадәр кайтарып куйдым. Күз алдына китерәсезме, кешеләр концертка юлда машина тотып килгәннәр. Кире кайту юлында исә аларның «попутчигы» мин булып чыктым», — дип уртаклашты җырчы сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар