Данир Сабиров, казылык урлап, оятка калган
Җырчы моның үз гомерендәге беренче һәм соңгы урлашу булуын әйтә.
Данир Сабиров инстаграмда язылучыларының сорауларына җавап бирде. Бер инстачы җырчыдан: «Оятка калганыгыз булдымы?» — дип сораган.
«Беренче курста укыганда дус егетләр белән „Тандем“ сәүдә үзәгеннән казылык урлаган идек. Безне тоттылар, ә түләргә акча булмады. Бу минем үз гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр урлашуым булды», — ди җырчы. Җавап астына Данир Сабиров яшь чакта дуслары белән төшкән фотосын да урнаштырган.