Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Казанга күченеп килгән еллары турында: «Ай, белсәгез... Авыр булды...»

news_top_970_100
Данир Сабиров Казанга күченеп килгән еллары турында: «Ай, белсәгез... Авыр булды...»
"Татар-информ" архивы

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров Казанга күченеп килгән елларын искә алган.

«Казанга күченеп килгән елны әле дә хәтерлим. 2004 ел, мәктәп тәмамладым да, әтинең «шестерка»сында киттек башкалага!

Ай, белсәгез... Беренче елларны бик авыр булды. Туган туфрак һәрвакыт үзенә тартып торды. Бар эшне ташлап, кире Азнакайга кайтып китәсе килә иде. Ул машина тавышына түзәрлек түгел иде. Хәтта Казанның күгәрченнәре дә ябык һәм ямьсез тоела иде.

Күченгәч, беренче елларны бер әбидә яшәдек. Фучик урамында. Ул вакытта «Клон» сериалы бара иде бит. «Клон» карыйсы килә, тик менә әби «Эфир»дан «Перехват» карый иде. Ә алар – икесе дә бер вакытта. Югыйсә, «нормальный» әби сериал карарга тиеш бит инде?!

Аннары, рус теленә күчәргә авыр булды. Азнакайда гел татарча сөйләшеп өйрәнгәч, үтереп сала иде русча белмәүләр.

Гомумән, шәһәр шартларында яшәү баштагы мәлдә бик авыр булды. Ә аннары... Тулай торакка күчкәч, татар кызлары белән танышкач, китте ямьләнеп тормыш! Казанга шундук гашыйк булдым да куйдым! Һәм хәзер ул – минем туган авылымдай якын җир. Яратам башкалабызны!» – дип язган артист социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Данирның әлеге хатирәләре күпләргә таныш икән, авылдан чыгып китеп, шәһәргә барып төпләнүчеләр аның белән тулысынча килешкән. «Гел безнең сыман булгансың икән», «Рус телен белеп бетермәү гомер буе буды инде», «Һәрбер авыл баласының башыннан үткәнне язгансың», «Русча ике сүз куша белмичә, авылдан чыгып китеп, шәһәрдә кеше булып кала алдык бит, искә төшсә – исең китә», «Күгәрченнәр турында 100 процент килешәм! Мин дә Азнакайдан Казанга күчкәч, шулай күрдем. Азнакайда – «идеальный» күгәрченнәр...» – дип кушылганнар алар.

«1974 елда да шундый иде ул Казан. Бигрәк тә октябрь ахыры – ноябрь башларында: кояш юк, аяк астында карлы-яңгырлы саз, болытлар «өскә ишеләм» дип торалар, укуны ташлап, кайтып китәсе килә. Фатирда чит кешедә торабыз...» – дип студент елларын яңарткан тагын берәү.

«Данир, сиңа китап язарга кирәк. Бик кызык итеп хикәялисең», – дип тәкъдим итүче дә булган.

Фото: Данир Сабировның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100