Җырчы, юмор остасы Данир Сабировның якын дусты яман шеш авыруыннан вафат булган. Кайгылы хәбәрне ул үзенең сторисларында җиткерде.
«Бүгенге иртәм аянычлы хәбәр белән башланды… Олы Кабан авылы «Һава» мәчете хәзрәте, якын дустым Илсур, 3 ел авыр чир белән көрәшкәннәр соң, бакыйлыкка күчте. Бүген аны соңгы юлга озаттык.
Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтенә алсын, урыны җәннәттә булсын. Гаиләсенә һәм якыннарына сабырлык бирсен. Илсур хәзрәтнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге саклансын.
Илсур хәзрәт безнең гаилә өчен һәрвакыт якын, кадерле кеше булды. Өйдә ашлар уздырганда аны һәрчак чакыра идек. Миңнегаян әбине соңгы юлга озатканда да янәшәбездә булды. Дустым Илнарның улы Таирга исем кушты. Питрәчтә, аның туган ягында концертларым булганда, тамашачы буларак килеп, үзенең җылы карашы белән сөендерә иде. Бик киң күңелле, якты, ихлас кеше иде. Авыр туфрагы җиңел булсын», – дип яза артист.