Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров инстадусларын Кемаль белән таныштырды

Җырчы дустын, «Әле дә син бар әле дөньяда» җырын башкарып, бәйрәме белән котлаган. 

news_top_970_100
Данир Сабиров инстадусларын Кемаль белән таныштырды

«Этләр көне белән тугры дусларыбызны! Этебез Кемаль — гаиләбезнең лаеклы әгъзасы. Ул да тренировкага йөри, ул да диетада утыра, ул да Кәшифә (песи — ред.) белән уртак тел таба алмыйча, тавыш чыгара. 

Күбегез беләдер инде: Кемаль — төрек сериалындагы герой. Хәятем Миләүшә аңа гашыйк. Шуңа күрә әлеге исемдә тукталдык. Гомумән, безнең йортта бөтен әйбер төрекләшеп бара. Кәшифә Ниханга әйләнмәсә ярый инде», — дип көлә ул. 

Видео астында инстачылар калдырган комментарийлар да бик кызык.

Берсе: «Безнең дә кияү Кемаль исемле. Төркиядә яши», — дип язган. 

Икенчеләре: «Бу абый үз акылында микән дип карап тора бу Кемаль»;

«Диетада утырмыйча кая барсын син гастрольдә йөргәндә»;

«Эткә җыр бүләк итмиләр, сөяк, ит кирәк аңа. Алдында берни юк бит», — дигәннәр. 

Күпчелек инстачылар Данирның этен ач тотмавына ышана. «Кеше этегезне ач тотасыз димәкче була. Эт тә режим буенча ашарга тиеш инде. Гел алдында ашарга торса, ул, бердән, бозыла, икенчедән, симерә. Минем эт симереп үлде, мәсәлән».

«Сөякнең ашар җире юк, ә Кемальнең тамагы тук. Аңа хуҗасының уйнавы кирәк. Сезгә генә ул һаман ашарга кирәк. Игътибар дигән әйберне онытмагыз», — дип яклап чыкканнар алар җырчыны.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Этләр көне белән тугры дусларыбызны! ? Кемаль - гаиләбезнең лаеклы әгъзасы. Ул да тренировкага йөри, ул да диетада утыра, ул да Кәшифә белән уртак тел таба алмыйча, скандалит ? Күбегез беләдер инде: Кемаль - Төрек сериалындагы герой. Хаятым Миләүшә аңа гашыйк. Шуңа күрә әлеге исемдә тукталдык. Гомүмән, безнең йортта бөтен әйбер төрекләшеп бара. Кәшифә Ниханга әйләнмәсә ярый инде ? #кемальсабиров #данирсабиров

Публикация от Данир Сабиров (@danir_sabirov87)


 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100