Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Илсур Метшинның әнисе белән бергә "Олы юлның тузаны" җырын башкарганын видеога төшергән

Танылган юмор остасы Данир Сабиров Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның әнисе - Роза ханымның 80 яшьлек юбилеен алып барган. Данир мэрның әнисе белән "Олы юлның тузаны" җырын бергә җырлаганын видеога тешереп, сәхифәсенә урнаштырган.

news_top_970_100
Данир Сабиров Илсур Метшинның әнисе белән бергә "Олы юлның тузаны" җырын башкарганын видеога төшергән
"Артист булмаса да, кичә Роза апа җырлый башлагач, Флюра апа Сөләйманова дип торам. Аларның икесенә дә бу көннәрдә 80 яшь булды. Сәламәтлек телисе килә өлкән апаларыбызга", - дигән Данир Сабиров.

"Бик матур мөлаем апа! Көләч йөзле, килешле киемнәре, гәүдәләре! Сөбханалла, Афәрин!", "Роза апа, бәхетләргә генә төренеп яшә! Илсур Метшинның яраткан әнисе була ул...", "Илсур абый Метшинның йөзендә гади, нечкә күңелле матур кеше сурәте. Әле аның шундый көч биреп, кайгыртып, җырлаган әнисенең матур тавышына тибрәнеп, аның өчен җан атып, көч биреп торуы... Әни күңеле гади кеше икәнлеге бу видеода нык сизелеп, күренеп тора. Афәрин, Илсур абый... Әниегез бик матур җырлый, Сөбханалла, күзләр тимәсен. Ходай Тәгалә аңа озын-озак гомерен бирсен һәм Сезне ана назыннан өзмичә, сөендереп яшәсен янәшәгездә, амин", - дип язылган комментарийларда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100