news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Илнат Фәрхуллин турында: «Озын булгач, ыштанның төбе астарак булса да ярый»

news_top
Данир Сабиров Илнат Фәрхуллин турында: «Озын булгач, ыштанның төбе астарак булса да ярый»
Фото: © Абдул Фархан, "Татар-информ"

Бу көннәрдә Казанда Данир Сабировның концертлары уза. Концертына сәхнәдәш дуслары күчтәнәчләр белән килә, юмор остасына теләкләрен, уй-фикерләрен дә әйтеп төшәләр.

Артист социаль челтәрдәге сәхифәсенә җырчы Илнат Фәрхуллин белән видео куйган. Анда Илнат бүләген тапшыра да, тиз генә төшеп китмәкче була.

«Сүз әйтмисеңмени?» – дип аны Данир туктата.

«Миңа болай да кул чабалар хәзер», – ди дә Илнат, сәхнәдән төшәргә юнәлә.Тамашачы аны кул чабып озата. Данир инде сүзсез кала торган кеше түгел.

«Озын булгач, ыштанның төбе астарак булса да ярый. Гомер буе озын буйлы кешеләргә кызыктым», – ди ул, халыкның игътибарын Илнатның модный чалбарына юнәлтеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар