Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров хатынының күкрәгенә татуировка ясатырга тели

«Ничек язсак яхшырак булыр икән: Элвинмы, Радикмы?» — дип сораган ул Элвин Грейдан.

news_top_970_100
Данир Сабиров хатынының күкрәгенә татуировка ясатырга тели

Данир Сабиров тормышта да үз репертуарында: шаяртудан беркайчан да туктап торганы юк. Ул Радик Юльякшиннан: «Брат, хатынымның сул күкрәгенә синең исем белән татуировка ясатырга телим. Ничек язсак яхшырак булыр икән: Элвинмы, Радикмы?» — дип сораган. Данир әлеге комментарийны Элвин Грейның татуировка ясаткан фотосы астында калдырган.  

Радик та югалып калмаган: «Анысын үзегез хәл итегез инде», — дип көлгән. 

Башка инстачылар, дәррәү килеп, Данирга җаваплар язарга керешкәннәр. Миләүшәнең бер күкрәгенә Элвин, икенчесенә Юльякшин дип язарга тәкъдим иткәннәр. «Болай булгач, Радик сезнең белән гел янәшә була икән», — дип язганнар. «Кабат күрсәтерсең», — дип тә өстәгәннәр.

Ә инде Радик Юльякшинның үзенә килсәк, ул күп санлы татуировкалары булуга карамастан, яңаларын ясатуны дәвам итә. «Миңа тормышым үзе татуировкалар өчен илһам бирә», — дип язып куйган ул постына.  


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100