Данир Сабиров хатынына туй күлмәген кидереп яздырган «Бир кулыңны» җырын тәкъдим итте
Видеода юмористның хатыны 13 ел элек кигән туй күлмәгендә төшкән.
Данир Сабиров «Бир кулыңны» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Җырның сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Мурат Гайсин язган.
«Видеода Миләүшә 13 ел элек кигән туй күлмәгендә. Ә мин инде костюмга сыймыйм», — дип язган юмор остасы.
Яңа җыр инстачыларның күңелен күтәргән, смайликлар калдырганнар.