Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров хатынына: «Сагынуың сүрелә күрмәсен»

Юмор остасы Ханты-Манси автономияле округына гастрольләргә киткән иде.

news_top_970_100
Данир Сабиров хатынына: «Сагынуың сүрелә күрмәсен»
"Татар-информ" архивы

Данир Сабиров тун кигән видео куйган. Видеода дустына аю ауларга киттек, ди. Шул арада тунын да мактап ала: «җылы һәм рәхәт».

Юмор остасы Ханты-Манси автономияле округына гастрольләргә киткән иде. Хәләл җефете Миләүшә сагынган да инде. Бу турыда комментарий калдырган.

«Өч көннән кайтам, сагынуың сүрелмәсен», — дип җавап язган Данир.

Инстачыларның бер өлеше видеодан гаеп эзләгән, икенче өлеше «кеше көлдерә белә, кәефне күтәрә» дип җавап биргән.

«Бераз гына иркенрәк тотыгыз үзегезне, алайса хантларга охшамыйсыз», «Бу бит хантларның киеме», «Аягың ката бит, унты ки», «Пингвинар», «Һава температурасы -45 градус булганда кияләр бу киемне», «Чын салкынны тою өчен Ханты-Мансига гыйнвар-февральдә барырга кирәк», «Үзегезне аю белән бутамасыннар», «Аю сездән көлеп үләчәк», — дип комментарийлар калдырган Данирның виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100