Данир Сабиров хатынын Ришат Төхвәтуллинга бер атнага биреп торырга тәкъдим итә
Данир Сабиров хатынын Ришат Төхвәтуллинга бер атнага биреп торырга тәкъдим итә
Ришат Төхвәтуллин Инстаграмга "Мәхәббәтем" җырын урнаштырган.
Данир Сабиров аңа яза:
Данир Сабиров аңа яза:
"Ришат брат! Хатын-кыз булсам ,мин булыр идем мәхәббәтең. Тавышың матур, кыяфәтең килгән, талантың бар, ә хатының юк. Шуңа кайвакыт жәллим сине. Әллә уземнең хатынымны берәр атнага биреп торыйм микән дип уйлап торам".
"Кайтмас та аннары".
"Җавабың Данир бигрәк тозсыз, уйнап әйтсәң дә, уйлап әйт, фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килмәсен".
"Әйбәт вариант түгел. Хатыныңны үпкәләтәсең бу язмаң белән".
Кире кайтмаса, нишләрсең?"
"Һаман кешенең шәхси тормышына ничек кереп кысыласы гына килеп тора икән ул?"
"Данир, син нахал. Аңа үзе кебек намуслы, нечкә күңелле кыз кирәк", - дип яза укучылар.