Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: Хатын минем белән гастрольләргә йөргәч җайлы, йокларга кеше эзлисе юк

news_top_970_100

Данир Сабиров үзенең иҗат төркеме белән апрель азагына кадәр озын гастрольгә кузгалды. Хатыны Миләүшә дә алар белән чыгып китте. Миләүшәнең, балаларын калдырып, иренә ияреп гастрольләрдә йөрүен кайберәүләр аңламый - көнләшә, шуңа иярә, диючеләр дә бар. Данирның инстаграмында "Хатының көнләшә бугай, синең белән гастрольдә" дип язып та куйганнар хәтт

- Данир, әйтегез әле, сез ни өчен хатыныгызны гастрольләргә үзегез белән ияртәсез? Әллә көнләшәме?

- Миләүшә булмаса, бөтен төркем тарала. Барыбызны барлап, җыеп йөри ул. Юк, көнләми. Озын гастрольләрдә кайвакыт балаларны сагынып кайтып та китә. Миңа да җайлы, йокларга кеше эзлисе юк (көлә).

- Гастрольдә йөргән өчен хатыныгызга да акча түлисезме?

- Миңа түлиме ул, дип сорагыз. Документ буенча ул хуҗа, ә мин аның эшчесе.

- Икәүләшеп гастрольгә чыгып киткәч, балалар кем белән кала соң?

- Балалар дәү әниләре, ягъни хатынның әнисе белән калалар. Безнең әле 93 яшьлек карт әбиебез һәм әнигә өй эшләрен эшләргә булышучы ярдәмче апабыз да бар.

- Бер көнне баянчыгыз Роберт Хәлилов турында "хатынның подружкасы" дидегез. Үзен хатыныгызның иптәш кызы дип атаганга Роберт үпкәләмәдеме?

- Роберт бик шаян кеше ул. Ул үзе үзен "мин Миләүшәнең подружкасы" дип йөри. Подружкасы гына микән инде, бөтен нечкәлекләрен дә белмим, әлбәттә (көлә), ярар, ни булса да бәхетле булыйк!

- Гастрольдә нәрсә ачуыгызны чыгара?

- Мин үзем тыныч кеше. Ләкин кайвакыт төркемдәге егетләр, кызлар соңга калсалар, йә сәхнәдә берәр нәрсәне бутасалар, вакытында чыкмасалар, кычкырып ала алам. Була шундый вакыт: сәхнәдә нәрсәнедер дөрес эшләмиләр, мәсәлән, ул вакыйгадан соң бер җыр бар икән, шул җыр эчендә мин суынып бетәм дә, бер әйбер дә әйтмим. Шуның өчен үзем белән хатынны йөртәм. Ул төркемне җыеп, төгәл әйтеп, иманнарын өшкереп тора!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100