Данир Сабиров Гүзәл Уразовага «фирменный» кыяр орлыклары бүләк иткән
Тамашачылар «Сабировский скороспел», «Данир-богатырь» сортлы кыярларны каян алып булуы белән кызыксынган.
Гүзәл Уразованың концертына Данир Сабиров тамашачы буларак килгән.
«Пародия остасы сәхнәгә дә чыкты. Һәм, беләсезме, нәрсә бүләк итте? Кыяр орлыклары. "Данир-богатырь", "Слеза узбека", "Азнакаевский", "Азнакаевский фэшн", "Сабировский скороспел" – шәп сортлар, диде», дип хәбәр ителә «Татар эстрадасы»ның телеграм-каналында.
«Өлгергәч күрсәтерсез әле Данирның кыярларын. Уңышы шәп булса, без дә заказ бирербез»;
«Данир оригиналь бүләкләр ясый. Каян уйлап чыгара ул, төнлә йокламый уйлап ятадыр инде»;
«Молодец Данир, ут егет, бөтен җиргә дә җитешә, орлыкларын чәчәргә дә»;
«Каян алырга икән бу сортларны?» кебек комментарийлар калдырган тамашачылар.