Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Гайбәте дә, кызганыч, күбрәк төшә…»

Кичә юмор остасы, пародист, җырчы Данир Сабировка Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә мактаулы исем тапшырган. Узган елның март аенда Данир Сабировка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән иде.

news_top_970_100
Данир Сабиров: «Гайбәте дә, кызганыч, күбрәк төшә…»
Салават Камалетдинов/архив

«Игенне дә алар ура, тимерне дә алар суга! Алар гына эшли!» — дип комментарий калдырган инстачыга Данир Сабиров үзенең тулы җавабын калдырган.

«Белүегезчә, кичә миңа рәсми рәвештә мактаулы исемемне тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр барлыгы 50 кеше идек. Шулар арасында мин, берничә коллегам… нефтьчеләр, трамвай һәм троллейбус йөртүчеләр, сыер савучылар, табиблар һ.б бар иде. Хәтта «Татарстанның алдынгы бозау караучысы» дигән исемгә дә лаек булучы ханым бар иде. Авыл җирлегендә яшәгән ул апаның дәрәҗәле исем алуына үзем дә ихластан сөенеп утырдым. Апалар һәм абыйлар матур костюм-күлмәкләрен киеп, ясанып-бизәнеп килгәннәр, дулкынланалар…

Хәрби самолетлар төзүче апага да мактаулы исем бирделәр. Бу тармакта аның әнисе дә хезмәт куйган. Шуңа ул җиңүен «шәхсән минеке генә түгел» диде. Һәм ул төзегән самолетлар «бары тик тыныч күктә генә очсын» дип теләде.

Язсын Ходай, һәркайсыгызга үз эшендә уңышка ирешеп, президент кулыннан әлеге бүләкне алырга. Бу артистларга гына бирелә торган медаль түгел, дөрес аңлагыз. Безнең тормыш сезнең күз алдында булгач, гайбәте дә, кызганыч, күбрәк төшә… Тик, шулай да, кичә котлаулар бик күп килде, һәркайсын укыдым, зур рәхмәт сезгә, язылучыларым, тамашачыларым!» — дип язган үзенең Инстаграм битендә Данир Сабиров.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100