Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Талашкан вакыт, талашмаган»: Данир Сабиров гаиләсенең эксклюзив күргәзмәсен күрсәтте

news_top_970_100
«Талашкан вакыт, талашмаган»: Данир Сабиров гаиләсенең эксклюзив күргәзмәсен күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Пародия остасы Данир Сабиров гаиләсенең эксклюзив күргәзмәсе белән таныштырды.

«Хөрмәтле дуслар! Бүген сез – Сабировлар йорты каршында урнашкан күргәзмәдә. Менә беренче рәсем, бу – аларның талашмаган чаклары, бу – балаларының талашмаган чаклары. Бу рәсемгә күз салсак, болар инде – талашып дуслашкан вакытлары. Монысын хәтерләмим: талашкан вакыттамы, талашмаганда төшкән фотомы... Бусы – талашсалар да, кирәк, дип эшләнгән фото.

Монда – Миләүшә ханым, шундый образда. Раневская әйтүе буенча, павлинның койрыгы ничек кенә матур булмасын, эчендә гади тавык к…

Бусы – чын рәссам ясаган фото, бусы – яшь чаклар, Яңа ел фотосесиясе...

Иң яраткан фоторәсемем «Сабировлар Истанбулда» дип атала. Әле дә исемдә, монда бару өчен, Миләүшә ханым 2 ай буе миемне корыткан иде, череткән иде. Калганнары – бүләкләр», – дип, тиз генә таныштырып чыкты ул матур гаилә фотолары белән.

Әлбәттә, Сабировлар гаиләсен күзәтеп баручылар матур фотоларга сокланган. «Сез талашасызмени?» дип аптыраучылар да, Данирга бүген «тавык к...» өчен эләгер, дип кайгыручылар да бар.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100