news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров гаиләсендә никах туе – кем өйләнгән?

news_top
Данир Сабиров гаиләсендә никах туе – кем өйләнгән?
социаль челтәрләр

Җырчы, юмор остасы Данир Сабировның туганнан туган энесе Илзир сөйгәне белән никах укыткан. 

«Бүген «кечкенә генә буйлы» туганнан туган энемнең никах мәҗлесендә, киленнең өендә кунак булдык. Бәхетле булыгыз, балакайларым. Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирсен», – дип язып калдырган Данир Сабиров.

 Һәрвакыт шаян Данир видеоязма да төшергән. Ул анда әнисеннән никах турындагы хис-кичерешләрен сөйләтә.

«Бик күңелле мәҗлес булда, аеруча да мулла ошады. Яшь кенә егет, бик күңелле итеп алып барды никахны», – дип ихластан сөйләгән Флүзә апа.  

«Хәзрәтләргә күз ату гөнаһ, Флүзә ханым», – дип шаярткан аны малае. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар