Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров гаиләсе турында биш факт әйтте

Сабировлар гаиләсендә акча Миләүшә Сабирова кулында.

news_top_970_100
Данир Сабиров гаиләсе турында биш факт әйтте
Рамил Гали

Артист Данир Сабиров инстадусларын Халыкара гаилә көне белән котлаган һәм бәйрәм уңаеннан гаиләсе турында 5 кызыклы факт язган.

Данир белән Миләүшәнең гаилә корып яши башлауларына 13 ел булган. Гаилә бюджеты Миләүшәдә икән. «Чөнки миңа шулай уңайлырак», — ди Данир.

Сабировлар гаиләсендә бәйрәм табыны күрке — Данир пешергән пылау. Шулай ук артист барлык гаилә әгъзаларының телефонында парольнең бертөрле булуы һәм барысының да спорт белән шөгыльләнүләре турында язган.

Инстачылар гаиләнең искиткеч матур фотоларына сокланган. Аларның бер-берсен гел шулай саклап, яратып яшәүләрен теләгән.

«Бары тик чын ир-ат кына акчасының хатыны кулында икәнен әйтә. Булдырасың, энем», «И, монда да шаяртуыңны дәвам итәсең, хатын пешергән коймак дисәң, дөресрәк булыр иде»,«Данир, сез искиткеч, сокланып туймаслык гаилә. „Йолдыз“ чире генә берүк кагылмасын үзеңә, Данир», «Данир әфәнде, пылауны оста пешерсәгез, безне дә өйрәтегез әле», — дип тә язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100