Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өй уртасында сәхнә» – Данир Сабиров әтисенең Үзбәкстандагы туганнарын күрсәтте

news_top_970_100
«Өй уртасында сәхнә» – Данир Сабиров әтисенең Үзбәкстандагы туганнарын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Данир Сабиров әтисе һәм энесе белән Үзбәкстан якларына юл алды. Ул юлдагы хәлләр турында виртуаль дуслары белән дә уртаклаша.

«Машинада Үзбәкстанга кузгалабыз. Гадәти булмаган сәяхәт көтә безне. Әтинең барлык туганнары белән очрашачакбыз, әле бер туганның туена да барачакбыз. Барлык кызык фото-видеоларны урнаштырып барырга тырышырмын», – дип язган Данир Сабиров.

«Россия юлларын хурлыйсыз, менә Үзбәкстанга килеп карагыз» дип язган артистка «үзбәкләр Россия юлларын ясый бит» дип комментарий калдырганнар.

Шулай ук, Үзбәкстанда ягулык белән проблема булуын белгәч, сәфәрчеләр Казахстанда канистралар сатып алып, үзләре белән бензин алган.

Социаль челтәрләрдә артистның тормышын һәм иҗатын күзәтеп баручылар, беренче чиратта, «хәерле юл», «исән-имин йөрегез» дип теләгән. 

Шулай ук комментарий калдыручылар Данирдан әтисен күрсәтүен сорыйлар: «Әтиегез белән төшкән фотоны куегыз инде», «Әниегезнең гүзәл ханым икәнен күрдек, әтиегезне дә күрсәтегез инде».

Сәяхәтчеләр Үзбәкстанга исән-сау барып җиткән. Хәзер Данир Сабиров үз тамашачыларын Үзбәкстандагы туганнарының ничек яшәве белән таныштыра башлады.

«Үзбәкләрдә машинаны кухняга кертеп куясың. Минем беренче календарь эленеп тора. Өйләр зур, түшәмнәр биек. Өй уртасында менә шундый сәхнә (сәке) тора. Иртәгә монда концерт куябыз», – дип сөйли артист.

" />

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100