Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров гадәти булмаган мәҗлес турында: «Бик әзерләнелгән юбилей, әмма...»

news_top_970_100
Данир Сабиров гадәти булмаган мәҗлес турында: «Бик әзерләнелгән юбилей, әмма...»
Владимир Васильев

Җырчы, юмор остасы Данир Сабировка шушы көннәрдә гадәти булмаган бер мәҗлестә катнашырга туры килгән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язган:

– 2 июнь көнне мәҗлескә төркемем белән эшләргә чакырылган идем. Матур мәҗлескә, дип искәртим әле: балалары әниләренә күчтәнәч ясарга теләгән иде. Бик әзерләнелгән юбилей... Әмма көтмәгәндә ут сүнде! Ә без ситуациядән чыгу юлын таптык: телефон утларын куеп, барлык килгән артистлар баянга җырлап, гомергә хәтердә калырлык итеп бәйрәм иттек. Җылы, рәхәт кич булды.

Нинди генә кыенлыклар очрамасын, һәр хәлдән чыгу юлын табып була. Бәйрәмнең атмосферасы – шушы видеода. Иренми карап чыгыгыз әле. Кабатлап әйтәм: шундый рәхәт булды, махсус утны сүндереп, тагы бер бәйрәм итәсе килә хәзер! – дигән Данир.

Видеоны караучылар: «Тере тавышка – җанлы концерт. Менә шунда күренә инде артистларның сәләте. Чын җырчылар шулай булырга тиеш. Югалып калмаска! Афәрин», «Аның каравы «от души», «Элеккечә, ихлас булган», «Бигрәк рәхәт утыргансыз», «Элек артистлар шәм тотып баянга җырлаганнар, борчылмагыз, артист икәнегез шунда сынала», «Иң яхшы концерт!», «Данир булган җирдә маҗараларсыз гына булмас...» – дигәннәр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100