Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Филүс Каһиров турында: «Ул үзен «Татарстанның алтын тавышы» дип йөри инде»

news_top_970_100
Данир Сабиров Филүс Каһиров турында: «Ул үзен «Татарстанның алтын тавышы» дип йөри инде»
Фото "Татар-информ" архивыннан

Данир Сабиров Филүс Каһировның концерты вакытында сәхнәгә чыкты. Алар икәүләп биеп тә алды. Аннары Данир Сабиров дустын туган көне белән котлады һәм шаяртырга кереште.

«Булат дустым: «Филүснең концертына барам, барасың килмиме», – дигәч, мин дә Филүскә шалтыраттырып, үземне чакырттырдым. Филүс миннән 1 яшькә олы, мин 5 яшькә яшьрәк күренсәм дә. Аңа 36 яшь. Филүс – бик рәхәт кеше ул. Хатыны янында булмаса, тагын да рәхәтрәк. Ул булган бәйрәм кызыклы, күңелле үтә», – дип, халыкны көлдереп алды Данир Сабиров.

«Туган көн булгач, буш кул белән килү уңайсыз булыр иде, чыннан да, уңайсыз… Алай да мин чәчәкләр күп буласын белдем. Якташларыма «выручка» ясарга булдым. Шушы ук кәрзинне миңа Илсөя Бәдретдинова җибәргән иде, кәрзине шул», – дип, пародия остасы сәхнәгә җимешләр тутырылган кәрзин чыгартты.

«Моннан да яхшырак концерт күрәсегез килсә, минем концертларга килегез», – дип, форсаттан файдаланды юмор остасы.

Аннары Данир Филүснең музыкантларын мактап алды. «Боларның барысы да – тере тавыш, җәмәгать. Ул үзен дә «Татарстанның алтын тавышы» дип йөри үз-үзенә», – дип, залны гөжләтеп алды ул.

«Бигрәк үзенчәлекле котлау. Ипигә май ягып ашаган кебек булды», «Сез – берсүзсез талантлы юморист инде», – дип, Данирны мактап алган видео караучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100