Данир Сабиров өченче тапкыр әти ...?
Данир Сабиров кичә үз концертында өченче бала теләү-теләмәвен әйтте.
- Мин һәрвакыт энемнән үрнәк алган сыман, аның артыннан барган кебек яшәдем. Назыйр миннән кечерәк булса да, 18 яшендә үк өйләнде. Шундый акыллы ул безнең: башта эшли, аннары уйлый, - дип аңлата башлады Данир Сабиров.
- Кызу кеше бит, нишләтәсең, үзбәк малае. Кызлары туды. Аннан соң без өйләнешеп, Мәрьямне алып кайттык. Аннан алар икенче бала алып кайттылар. Анысы да кыз. Без дә калышмадык, Дания туды, - дип дәвам итте ул.
- Аларда ике кыз, бездә ике кыз. Инде хатын белән: “Назыйрлар өченче бала алып кайтмасалар ярар иде”, дип, дога кылып яшибез. Безнең өченче бала алып кайтырга дигән планнар юк иде әле”, – диде Данир Сабиров.