news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Быелгы концерт сезонының төп яңалыгы!»

news_top

Данир Сабировның тормыш иптәше, блогер Миләүшә Сабирова сәхнәгә чыгачак. Алар Данир белән бергәләп дуэт әзерли башлаган. Бу хакта Данир социаль челтәрдә үзенең сәхифәсендә хәбәр итте.

«Быелгы концерт сезонының төп яңалыгы – генераль директорыбыз да җырлый башлый! Бергә яшәвебезгә 18 ел тулуга багышлап, Фирзәр абый Мортазин безгә искиткеч җыр бүләк итте. Бик тә ихлас, көтелмәгән һәм матур дуэт булып килеп чыкты», – дип сөйләгән ул бу хакта, хатыны белән уртак җырларының бер куплетын куеп.

Миләүшә Сабирова – Данир Сабиров төркеменең концерт директоры һәм администраторы. Аның моңа кадәр сәхнәгә Данир концертларындагы төрле миниатюраларда уйнап кына чыкканы бар иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар